27 апрельдән 4 майга кадәр Татарстан Хезмәт министрлыгы төрле дәүләт оешмалары белән берлектә яшьләр арасында волонтерлар әзерләү семинары оештырды.
Проект барышында яшьләр төрле тренигларда катнашты, практик тәҗрибәләрен ныгытты.
Семинарларда җәмгысе 120 студент катнашты. Алар Казанның югары һәм профессиональ белем бирү учреждениеләреннән килгәннәр иде. Семинардан соң аларга катнашучы сертификаты тапшырылды.