“Туган як” акциясы узды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче А.А.Стяжкова,“Туган як” акциясы уңаеннан туган авылына сәяхәт кылды.

“Туган як” акциясы уңаеннан Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Стяжкова Анисья Алексей кызы картлар йорты хезмәткәрләре белән Тукай муниципаль районы Мрәс авылына барып кайтты.

Анисья Алексей кызы гомере буе бозау караучы булып эшләгән. Аны  Сәйдашев исемендәге СХП эшчеләре бик җылы каршы алды. Чәй эчерттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

Бу сәяхәт Анисья Алексеевнага бик ошады. Ул шатлыклы күз яшьләре белән хезмәткәрләргә рәхмәтен белдереп,  интернатта яшәүчеләргә сәфәр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International