Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган аналардан сораштыру оештыралар

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Бүген, 4 майда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау идарәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуда ике мәсьәлә күтәрелде. Беренчесе мәсьәлә уңаеннан  Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге башлыгы Минсәгыйть Насертдинов халыкны эш белән тәэмин итү буенча мәшгульлек үзәге тарафыннан тәкъдим ителүче программалар хакында, шул исәптән яшүсмерләрне һәм уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүматлар бирде.

Икенче мәсьәләгә күчеп, Минсәгыйть Насертдинов мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар арасында сораштырулар үткәрелүе хакында әйтеп китте.

Сораштырулар үткәрүнең максаты – яшь әниләрне эшкә урнаштырганда аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү: сыгылмалы эш графигы формалары, һөнәри белем бирү, социаль яклау, балаларын карауда ярдәм күрсәтүне оештыру иде. Очрашуда катнашучылар балалар тәрбияләүче хатын - кызларга барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә, балалар сырхауханәсендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм халыкны социаль яклау идарәсендә анкеталар тутыруны оештыруның кирәклеге турында килештеләр.

Хәзерге вакытка әлеге категориядәге 86 хатын-кызга анкета тутырырга өлгергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International