«Лесенка здоровья» программасы уңаеннан Түбән Кама «Веста» үзәге белгече Татьяна Евлентьева төркемле дәрес уздырды.
«Передал – садись» дигән чара физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылды. Мавыктыргыч уен нарасыйларда зур кызыксыну уятты. Мондый чара балаларның кәефен күтәрә, ярышу сәләтен арттыра. Соңыннан белгеч балаларга иртәләрен физкультура ясарга кирәклеген дә аңлатып узды.