Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү эше уңаеннан «Веста» да чара узды.
Үзәк психологы Наталья Емельянова «Якын кешеләр» клубы уңаеннан социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар арасында «Без бергә бәхетле» дип аталган дәрес оештырды. Әлеге чараның максаты гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Чара башында психолог «Архитектура корылмасы» дип аталган уен-активатор үткәрде. Катнашучылар бу уенда уң ягында утырган күршесенең нинди корылмага охшавын әйтергә тиеш булды. Бу биремне үтәгәннән соң якын кешеләре белән аралашу вакытында ышанычлы әңгәмә алып барырга өйрәнделәр. Ике кеше арасында “киртә” тудырмас өчен тренинг ярдәмендә, үзеңдә булган теге яки бу тискәре гамәлләрне алып ташларга кирәклеген дә төшенделәр. Шушы уенның нәтиҗәсе аша психолог тискәре уй-кичерешләрне артта калдыру, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән уңай диалог тудырырга өйрәтү максаты белән «Яшерен мәнфәгатьләр», «Авыру тудыручы сүзләр», «Куян һәм белгеч» (әкият терапиясеннән бирем) кебек күнегүләр үткәрде.
«Кызыклы-файдалы» дип аталган йомгаклау өлешендә катнашучылар иң авыр күнегү дип “Авыру тудыручы сүзләр”не атадылар, чөнки көн дә даими кулланылырга өйрәнгән сүзләрнең кешегә булган йогынтысын анализлау бик катлаулы дип аңлаттылар. «Куян һәм белгеч» дип аталган күнегү катнашучыларга бик кызыклы тоелды, чөнки балачактан тормышта ниндидер “йөк” алып баруыбыз, һәм ул әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуга тискәре йогынты ясый икәнен уйламыйбыз. Алга таба якын кешеләр белән яхшы аралашу өчен, дәрес ахырында психолог «Яхшы мөнәсәбәтләр формуласы» дип аталган китапчыклар таратты.