Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен шәһәр буенча экскурсия оештырылды.
Балалар шәһәр музеенда булды, анда фотограф Леонид Авраменконың күргәзмәсен тамаша кылдылар. Түбән Каманың шәрәфле шәхес портретларын карадылар.
Яшьләр үзәгенә балалар даими килә. Биредә халыклар мәдәнияты фестивале уза. «Балкыш» балалары Лемаев паркына да барды, аның тарихы белән танышты. Приют балаларының ялын оештыру, тәрбия алымының аерылгысыз өлеше, - ди Ираида Мадиярова.