Бүген Спас интернат-йортында «Гарденотерапия» технологиясе буенча чара узды. Өлкәннәр үсемлекләрне бик теләп үстерәләр һәм аларны даими карап торалар. Чара барышында өлкәннәр тарафыннан чүлмәкләргә бүлмә гөлләре утыртылды.
Интернатта яшәүчеләр утыртыр өчен туфрак әзерләде, үсемлекләрне күчерде, җирләрен йомшартты. Әлеге өлкәнннәр учен шөгыль бик нәтиҗәле булды, кәефләренең һәм психоэмоциональ халәтләренең яхшыруын өлкәннәр үзләре дә белгерттеләр.