Югары Осланда “Чиста һәйкәл” акциясе

2018 елның 4 мае, җомга

Республикада һәм районда ел саен бик күп экологик акцияләр үткәрелә. Мәктәп укучыларын әлеге тематика белән актив таныштыру җәмгыятьтә экологик аңны үстерә, һәр кешедә әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертәсе килү теләге тудыра.   

Җиңү көне алдыннан “Өмет утраучыгы” халыкка социаль күрсәтү комплекслы үзәге “Яңарыш” волонтерлар отряды белән бергә “Чиста һәйкәл” акциясе үткәрде. Бу чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, инде мәрхүм ялгыз ветераннарның каберләрен чистарттылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарының Югары Осландагы каберләрен тәртипкә китерделәр. Волонтерлар кабер өстендәге узган елдан калган үләннәрне, чардуганнарны чистарттылар.

Акциянең максаты – үсеп килүче буында актив гражданлык позициясе формалаштыру, үз авылың, районың, үз ягың, илең тарихына карата кызыксыну уяту, өлкән буынга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җыештыру акциясеннән соң укучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, аларның барысы да үз эшләреннән канәгать калды.

“Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә әлеге акция файдалы булды дип саныйбыз. Без ветераннарыбызның дәһшәтле сугышта катнашуы, җиңүе аркасында яшибез, һәм алар турында хәтер, истәлек һәр йөрәктә сакланырга тиеш”, – ди Югары Ослан муниципаль районы хакимиятенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Эльвира Сәфиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International