“Доверие” үзәге хезмәткәрләре чираттагы мәгълүмати очрашу оештырдылар

2018 елның 4 мае, җомга

“Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Автозаводский районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Т. Фассахова Чаллы шәһәре Изге-Вознесенский соборында мәгълүмати очрашу үткәрде.

Әлеге чара барышында катнашучыларга «Доверие» үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук “асрама гаилә” төшенчәсенең асылына төштеләр, яңа гаиләле булырга нинди категория гражданнар исәп тота алуын белделәр.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International