Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филипповская мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен һөнәри юнәлеш буенча консультация үткәрде. Әлеге чара «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә үтте.
Консультацияләр барышында әлеге категория гражданнарның эшкә урнашу мөмкинлеге, дәүләт ярдәме чаралары турында аңлатулар бирелде. Шулай ук чара барышында катнашучыларга эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча һөнәри уку узарга мөмкинлекләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Очрашу ахырында гражданнар эш белән тәэмин итү үзәгеннән мәгълүмати буклетлар алды.