Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән программа буенча эш кысаларында Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән “Үзеңә сәламәтлек бүләк ит” дигән спорт-күңел ачу уеннары үткәрелде.
Чараның программасы бик бай һәм кызыклы иде. Балалар төркемнәргә бүленеп, төрле күңелле һәм мавыктыргыч уеннар уйнады, туплар, сикергечләр, кыршау белән үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштылар.
“Җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына түгел, максатчан, нык ихтыяр көченә ия булу да кирәклеген аңлады балалар. Иң мөһиме – мондый чаралар безнең тәрбияләнүчеләрне төркем хезмәттәшлеккә өйрәтәләр, аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыра”, – дип йомгак ясады приют тәрбиячесе Галия Зайцева.