“Камские зори” приютында тәрбияләнүчеләр ветераннарга бүләкләр әзерлиләр

2018 елның 4 мае, җомга

Менделеевск шәһәре “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Аерым игътибар Җиңү Көнен бәйрәм итүгә әзерлеккә бирелә.

Бер төркем кызлар, мәсәлән, педагоглар белән бергә открыткалар һәм эшләнмәләр әзерлиләр. Аларны балалар ихтирам һәм имин, тыныч күк өчен хөрмәт йөзеннән ветераннарга тапшырачаклар.

3 май көнне педагог Айсылу Җамалетдинова ветераннар өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар элекке солдатларны илебезнең төп бәйрәме – Җиңү Көне белән тәбрик итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International