Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Пазллар табышмагы» турниры узды.
Әлеге чара акыл, уйлау процессларын үстерү, шулай ук баларның ялын оештыру максаттыннан оештырылды.
Социаль хезмәтләр алучыларның яшен исәпкә алып, тәрбиячеләр төрле биремнәр әзерләде. Чара барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.