"Рассвет" үзәге белгечләре яшүсмерләрнең Интернетка бәйлелекләре турында борчылалар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Апас районы «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән берлектә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үткәрделәр.

Чаралар барышында “Интернетка бәйлелек: баланы ничек саклап калырга?” дигән темага лекция укылды. Ата-аналар балаларга Интернетта җайлашырга ярдәм итүче белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International