Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 елын каршы алу алдыннан Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен балалар белән очраштырдылар.
Очрашуның максаты – хәзерге буын балаларына патриотик тәрбия бирү, сугыш чорын узган өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, тарихи хәтирәләргә һәм Ватанны саклаучыларга яхшы мөнәсәбәттә булу.
Ветераннар белән очрашу Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен үткәрелә. Очрашу вакытында ветераннар белән хәрби тематикага, сугыш вакытында алар ничек яшәгәне һәм эшләгәне турында әңгәмәләр үткәрелә, күчтәнәчләр тапшырыла.