Менделеевск шәһәре «Берег Надежды» иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең бер эш формасы булып куркыныч хәлдә калган яшүсмерләр белән “Хокук белгечләре” түгәрәгендә эш тора.Дәресләр балаларга хокукый мәдәният һәм аларда шәхси җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Елена Агляметдинова 2018 елның 27 апрелендә үсмерләр һәм эчке эшләр инспекторы А.Л. Михеев белән хокукны бозуларны кисәтү һәм җинаятьләрне максатыннан очрашу үткәрде.
Чара үзенчәлекле сәламләү белән башланып китте. Катнашучылар бер-берсе белән кызыклы ысул белән исәнләштеләр һәм шуның нигезендә ышанычлы бәйләнеш һәм балаларны җитди эш алып барырга юнәлтелде.
Чарада балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту һәм хокук бозулар турында лекция укыды. Яшүсмерләргә җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылу, ничә яшьтән җинаять җаваплылыгы башланганы турында аңлатылды.
Шулай ук полиция хезмәткәре җәмәгать урыннарында, өлкәннәр һәм яшүсмерләр белән үз-үзеңне тоту турында сөйләде. Әңгәмә конкрет примерлар һәм фактлар белән алып барылды.
Яшусмерләр полиция хезмәткәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, ә чара тәмамлангач, бик күп сораулар бирделәр.