Бөтенрәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре кысаларында 2018 елның 26 апреле көнне «KoVеR» яшьләр инициативалары үзәгендә Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама муниципаль районы Советларының даими утырышы узды.
Бу чарада депутатлар, шәһәр башкарма комитеты әгъзалары, уку йортларыннан килгән вәкилләр, волонтер-студентлар катнаштылар. Катнашучылар сафына гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм «Веста» үзәгенең социаль педагогы да керде.
Бу көнне яшьләр инициативалары үзәгендә төрле мәйданчыклар оештырылган иде, монда иреклеләр экология, спорт, медицина һәм башка өлкәләрдә оештырылган эшләрен тәкъдим иттеләр. Алардан үз эшчәнлекләренә «Веста» үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче балалар һәм яшүсмерләрне дә җәлеп итәргә мөмкинчелек бирүләре соралды.
Утырышта Түбән Кама муниципаль районында волонтерлар хәрәкәтенең абруе, бу хәрәкәтне саклау һәм үстерү мөмкинлекләре каралды, Рәсәй Федерациясендә Иреклеләр елының эшчәнлеге тикшерелде, яшьләрне иреклеләр эшчәнлегенә җәлеп итү практикасы турында чыгыш тыңланды.