Бүгенге ыгы-зыгылы заманда һəркем каядыр ашыга, бик азлар гына өлкəннəргə ярдəм итү турында уйлана. Тирə-юньдəгелəр өчен безнең жылы мөнəсəбəт һəм игътибар кирəклеге турында онытырга ярамый. Өлкəннəргə ихтирам һəм хөрмəт – һəр илдə культура һəм тəрбиялелекне чагылдыручы күрсəткеч.
Бүген Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына "Яшь гвардия" волонтер хəрəкəте яшьлəре кунакка килде. Жиңү көне алдыннан ветераннарга Георгий ленталары өлəштелəр һəм аларга сəламəтлек, озын гомер телəделəр.
Спас районы "Яшь гвардия" волонтерлар хəрəкəте культура-масса чараларын даими рəвештə үткəреп килə, өлкəннəр һəм ветераннар тормышы белəн кызыксына, интернат-йортта яшəүчелəргə хəлдəн килгəнчə ярдəм күрсəтə.