Яңа Чишмә районында «Георгий тасмасы» акциясе

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

«ДоброГод» республика акциясе кысаларында Яңа Чишмә «Забота» комплекслы үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре район халкы арасында «Георгий тасмасы» акциясе уздырдылар.

Георгий тасмасы – дөньяны фашизмнан коткару өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне хәтерләү, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы.

Әлеге акция барышында 35 артык  Георгий тасмасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International