Шушы көннәрдә Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым» комплекслы үзәгендә хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр Чупан Шакирова “Хезмәтне яклау көненең барлыкка килү тарихы” дигән чара уздырылды. Әлеге чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган иде.
Чарада үзәкнең 50 хезмәткәре катнашты. Алар Бөтендөнья хезмәтне саклаучылар көненең тарихы турында белделәр, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 14 нче һәм 214 нче мәкаләләре, инструктаж төрләре, хезмәт шартларын махсус бәяләүләре белән таныштылар.