2018 елның 28 апрель көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистарту һәм тәртипкә китерү буенча “Һәйкәл” акциясе уздырдылар.
Волонтерлар да бу акциягә бик теләп кушылдылар. Һәйкәл һәм тирә-юнь тулысынча чүп-чардан арындырылды, чистартылды.
Бу акция инде игелекле бер традициягә әйләнеп китте. Сугыш тәмамланганга күп вакытлар үтсә дә, бабаларыбызның батырлыгы мәнге күңелләрдә саклана һәм аларга лаеклы алмаш булып үсә.