Кайбыч интернат-йорты карамагындагылар янында кунакта – волнотерлар

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Кайбыч районының социаль яклау бүлеге, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы волонтерлары, шулай ук яшь Кайбыч сәнгать мәктәбенең яшь волонтерлары өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яхшылык бәйрәме оештырдылар.

Бу көнне әби һәм бабайларның чираттагы тапкыр игътибар һәм кайгыртуны тоярга мөмкинлеге булды, алар үзләренең ялгыз түгел һәм бик кирәк икәннәрен тойдылар.

Чарада катнашучылар 23 апрель көнне башланып киткән Бөтенроссия “Георгий тасмасы” акциясенә кушылдылар. Хөрмәт йөзеннән, социаль хезмәт күрсәтү үзәге волонтерлары интернат-йортта яшәүчеләрнең киеменә Георгий тасмасы эләктереп куйдылар. Китапханәләр системасы волонтерлары өлкәннәргә бүләкләр һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Музыка мәктәбенең яшь волонтерлары исә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

«Әдәби кунакханәдә» волонтерлар белән берлектә өлкәннәр гражданнар журналлар һәм гәҗитләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International