Чаллы полиция гарнизоны Ветераннар советы әгъзалары "Доверие" үзәге эшчәнлеге белән таныштылар

2018 елның 28 апреле, шимбә

«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре 27 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре Координация Советы Идарәсенең ветераннарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты.

Утырыш барышында Үзәк белгечләре чакырылган затларны һәм Яр Чаллы Полиция гарнизонының Ветераннар Советы әгъзаларын социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырдылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр.

Татарстанда тормышка ашырыла торган «Олы яшьтәге кеше өчен гаилә» проекты ветераннарда зур кызыксыну уятты. «Доверие» үзәге белгечләре проектның гамәлгә ашыру тәртибен яктырттылар.

Чыгыш барышында «Доверие» үзәге белгечләренә бик куп сораулар бирелде. Утырыш азагында катнашучылар Үзәк белгечләре яктырткан мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үттеләр,  алынган җаваплардан канәгатьлек белдерделәр. Барлык катнашучыларга Үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылды, контакт телефоннар калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International