Бөгелмәдә инвалид балаларның ата-аналары мастер-класста катнашты

2018 елның 28 апреле, шимбә

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшмәкәр Елена Бабурова инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен маникюр эше буенча мастер-класс үткәрде.

Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Возрождение” тернәкләндерү үзәге арасында булган һөнәри юнәлеш бирү буенча уртак эшчәнлек турында килешү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International