Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте

2018 елның 27 апреле, җомга

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Өмет» интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен “Киләчәккә караш” дигән мәгълүмат сәгать үткәрде.

Лекцияне 8-12нче сыйныфларда укучы 16 бала тыңлады. Чара барышында укучылар Түбән Кама шәһәре һәм Татарстан Республикасы хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында тулы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International