Бөтенроссия «Туринкетларсыз атна» акциясе кысаларында 17 һәм 18 апрель көнне Алабуганың мәктәп укучылары «Алабуга автомобиль заводы Җитештерү берләшмәсе» АҖ булдылар. !өнәри юнәлеш бирүче экскурсияләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «ЕлАЗ» АҖ арасында булган эшлекле хезмәттәшлек ярдәмендә оештырылды.
Җитештерү цехлары буеча экскурсия вакытында өлкән сыйныф укучылары оешма хезмәткәрләренең эшен күзәттеләр, нефть-газ сәнәгате өчен машиналарның ничек җыелуын күрделәр.
Чара барышында балалар заводта актуаль булган һөнәрләр турында белделәр.