“Россия балалары-2018” операциясен гамәлгә ашыру кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан Менделеев “Берег Надежды” халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасының гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече ЕленаАгләметдинова ата-аналар өчен “Яшүсмерләр һәм наркотиклар” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Чарада бүлекчәдә иҗтимагый ярдәм алучы 7 гаилә катнашты. Әңгәмәнең максаты – ата-аналар, яшүсмер арасында наркотик матдәләр куллану проблемасын яктырту.
Бүлекчә белгече ата-аналарга яшүсмерләрнең наркотик куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Ата-аналар игътибарына “Яшүсмер арасында наркомания” дигән видеоролик тәкъдим ителде. Бу очрашу дискуссия рәвешендә барды: ничек балаларны дәһшәтле гадәтләрдән саклап калырга, наркотикларны кулланамы-кулланмыймы һәм яшүсмәрне бу куркыныч адымга нәрсә этәргәнен ничек белергә.
Әңгәмә ахрында чарада катнашучыларга “Бәләдән ничек котылырга?”,”Әгәр баланың наркотиклар куллануында шикләнсәгез, нишләргә?” дигән темаларга буклетлар тапшырылды.