Чистай шәһәренең “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнучеләр өчен чираттагы “Әдәби кунакханә” очрашуы булды. Интернатта яшәүчеләр социаль педагог Альбина Сираева белән бергә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар.
2018 ел Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, кичә бөек язучы, фикер иясе, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстойга багышланган иде.
Кичә барышында китапханә белгечләре язучының тормышы, иҗаты турында сөйләде, әсәрләрен искә төшерде. Юлдашлылар язучының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган “Великий писатель земли русской...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кунаклар язучы турындагы әңгәмәне зур кызыксыну белән тыңлады, кичә барышында туган бик күп сорауларына кызыклы җаваплар ишетте.