16 апрельдә Жәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Социаль караклык, алдашу” дигән темага әнгәмә үткелде.
Интернат-йортта «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш актив алып барыла. Социаль хезмәт алучы олы яштәгеләр һәм инвалидлар белән белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре куркынычсызлык темасына төрле әнгәмәләр үткәрә.
Бу юлы социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч Ләйсән Мөдәрис кызы Имамутдинова һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре Рәшит Халис улы Вильданов белән Ильшат Радик улы Ахтариев “Социаль караклык, алдашу” дигән темага әнгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты – олы яштәгеләр һәм инвалидларның көндәлек тормыштагы куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү.
Алган белемнәрне хәтердә тагын да ныгыту максатыннан, катнашучыларга “Караклык гамәлләрен булдырмауны яклау буенча тәкъдимнәр” дигән белешмәләр таратылды.