Яңа Чишмә интернат-йорты карамагындагылар өчен гарденотерапия бик кирәк

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Гарденотерапия - ул үсемлекләр ярдәме белән психосоциаль, профессиональ тернәкләндерү эшен алып бару. Практика күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бик теләп үсемлекләр үстерәләр. Бу эш белән шөгыльләнү кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайлар да бу эш белән бик теләп шөгыльләнә. Март аенда алар чәчәкләр һәм помидор орлыкларын чәчтеләр, апрельдә усентеләрне, бүлмә гөлләрен аерып утырттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International