Тәтеш районында консилиумутырышы узды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Кичә Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумыныңчираттагы утырышы узды. Алты гаиләнең имин булмавы турындамәсьәләләр каралды.

Утырышта ведомствоара исәптә торучы гаиләләрне индивидуаль реабилитация программасы кысаларында этабтан этабка күчерү сораулары  хәл ителде. Шулай ук утырышта катнашучыларга өч гаилә кураторлары белән Урюм, Бакырчы авыл җирлекләре һәм Тәтеш шәһәре территориясендә яшәүчеләр белән үткәрелгән чаралар турында мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча ике гаилә эчке эшләр бүлегенә, «Тетюшское сияние»үзәгенеңгаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенә, мәгариф бүлегенә контрольга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International