«Тылсым» халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Кукмара районы халкына квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан, соңгы биш ел дәверендә коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә: социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча ярдәм эшләре алып барыла, консультациялар бирелә, уртак профилактика чаралары уткәрелә.
13 апрель көнне гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре һәм чиркәү хезмәткәре тарафыннан Пасха бәйрәме уңаеннан хәйрия ашы үткәрелде. Бу чарада социаль ярдәмгә мохтаж 11 гаилә катнашты.
Гаиләләр алдында директор урынбасары Инна Геннадий кызы, балигь булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор Гөлназ Саубан кызы, күп балалы әни Любовь Степан кызы чыгыш ясады.