Яр Чаллы шәһәре балалар һәм яшүсмерләр өчен “Асылташ”социаль ятимнәр йортында һөнәри билгеләү буенча консультацияләр үтте.
Чараны Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Бахмутова уздырды. Төркемле чара вакытында яшүсмерләр һөнәри эшчәнлекне дөрес сайлауның бик мөһим булуын аңладылар, киләчәктә аның булган потенциалны дөрес кулланып, уңышлы кеше булуга ярдәм итәчәгенә ышандылар.