Волонтер елы кысаларында Космонавтика көне Сарман муниципаль районында “Первый. Космический” дип исемләнгән тарихи квест старт алды. Квестны оештыручылар – “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм “Җиңү Волонтерлары” район бүлеге иреклеләре. Чарада бишенче класс укучылары катнашты. Алар арасында социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр дә бар иде.
Квестның төп максаты – усеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, Россия космонавтикасының тарихи вакыйгалары белән таныштыру. Уен формасында, катнашучылар үзләрен галимнәр һәм космонавтлар ролендә сынап карадылар. Уен нәтиҗәсендә, тупланган белемнәр ярдәмендә, укучылар “җирне энергетик һәлакәттән коткарырга” тиеш иде.
Квестта барлыгы 3 команда катнашты. Уенчылар 6 станция үттеләр. Ахырдан 6 уенчы космик йогерештә катнашты.
Яшь уенчылар квесттан бик күп уңай тәэсирләр алдылар, күпләре “Җиңү Волонтерлары”ның алдагы эшчәнлеге белән тирәнтен кызыксындылар.