12 апрель көнне Алабуга шәһәренең Шәһәр мәдәният сараенда «Мәгариф. Карьера» акциясе кысаларында 9-10 сыйныф укучылары һәм шәһәр халкы катнашында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе уздырылды.
Ярминкәдә катнаштылар: 9 урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йорты һәм 6 предприятие. Барлыгы 34 вакантлы эш урыны тәкъдим иттелде.
Ярминкә вакытында һөнәри белем бирү уку йортлары вәкилләре өлкән сыйныф укучыларын интерактив формада укыту юнәлешләре белән таныштырдылар, мастер-класслар үткәрделәр, төрле макетлар курсәттеләр. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш билгеләү максатында компьютерда тестлар үткәрделәр, мәгълүмати буклетлар тапшырдылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделэр.
Ярминкәдә 939 кеше катнашты.