Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Зеленая Роща авыл мәктәбендә булды. Анда балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче эшләр алып барылды.
Алты укучы тест үтте, ә үзәк психологы Снежана Лунева балаларга аның нәтиҗәләрен аңлатты.
Психолог укучыларга уку йортлары, һөнәрләр, хезмәт базарындагы ихтыяҗ турында мәгълүмат бирде.