Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгендә “Янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү” темасы буенча эчке уку күнегүләре үткәрелде

2018 елның 13 апреле, җомга

Күнегүләр кешеләрне пожар һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләү буенча үткәрелергә тиешле күнекмәләр графигы нигезендә уздырылды.

Шартлы рәвештә ут кабыну урыны өченче катның коридорында ясалган иде. Мәшгъульлек үзәге хезмәткәрләре эвакуациягә инструкция нигезендәгечә тавыш бирү җайланмасы аша хәбәр итеп керештеләр. Бу вакытта ирекле янгын сүндерүчеләр командасы шартлы учак урынын сүндерергә тотынды.

Әлеге чараның максаты – оешма хезмәткәрләрен шундый хәлләрне вакытында ачыкларга өйрәтү, аларның янгын вакытында эвакуациягә эзерлеген тикшерү, янгынны булдырмый калу, булган очракта, азып китүенә юл куймау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International