Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең эшкә урнашу бүлеге белгечләре Әлмәт политехника техникумының 4 курс студентлары белән берничә очрашу уздырдылар.
Мондый очрашулар уртак эшчәнлекне координацияләү һәм хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында даими рәвештә үтә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре студентларга гамәлдәге программалар турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.