Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым»комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Ленара Шәйдуллина «Яраткан спорт төре» темасына чара уздырдылар.
Боз Сараенда узган чарада авыр тормыш хәлендә калган һәм ведомствоара учетта торучы гаиләләрдән 6 балигъ булмаган бала катнашты.