Эш эзләүче чаллылыларга 14 оешма вәкилләре эш урыннары тәкъдим итте

2018 елның 13 апреле, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан вәкилләр катнашты, шулар арасыннан:

“Логистик үзәк” ПАҖ, “Чаллы  ФудРесурс” ҖЧҖ, “Ял һәм мәдәният паркы” МУП, “Тәрәзәләр фабрикасы” ҖЧҖ, “Эссен Продакшн АГ” АҖ, “ҖКФ “Трест Монтажник” ҖЧҖ, “КАМАЗ “ПрессРам заводы” ПАҖ һәм башкалар.

Барлыгы 144 вакантлы эш  урыны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән вакантлы урыннар: инженер-технолог, инженер-конструктор, участок мастеры, төяү җайланмасын йөртүче, фрезерчы, сату буенча менеджер, стропальщик, ит әвәләүче, маринадлаучы, юл монтеры, кондуктор, логистик, эшләр операторы кисүче, металл агызучы, транспортировщик, укчы, эш бүлүче, механик-җыю эшләре операторы, хисапчы һәм башкалар.

Эш  бирүчеләргә “Дискриминация характерындагы мәгълүматны таратуны тыю” турында басма таратылды, шулай ук хезмәт  базарында теркәлгән һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы мәшгульлек программалар турында мәгълүмат бирелде.

Моннан тыш, килүчеләр игътибарына Яр Чаллы мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үтү вакытына анда  барлыгы 5000 вакантлы эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә барлыгы 157 кеше килде, шуның 13нә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш  урыннарына юллама бирелде. Мәшгульлек үзәге белгечләре эшне интернет-ресурсларны кулланып та  табып булуы турында сөйләделәр, шул исәптән, рәсәйкүләм буш эш урыннары  тупламасы “Работа в России” порталы. Һәр килүчегә шушы порталдан дөрес  куллану буенча күрсәтмәләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International