Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре 6 апрель көнне Күчмә узәк белән Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең 8нче номерлы Төзәтү колониясендә булдылар. Анда тиздән иреккә чыгасы тоткыннарга һөнәри юнәлеш биреп, хезмәт базарындагы хәлне аңлаттылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ничек ярдәм итә ала, эшсез булып теркәлү өчен нәрсәләр кирәге турында, Әлмәтнең хезмәт базарында нинди һәнәрләргә кытлык – шулар турында сөйләделәр. Соңыннан теләүчеләргә һөнәри юнәлешне билгеләү өчен компьютерда тест үткәрелде.
Хәерге вакытта тоткарланучы 35 кешегә һәм поселение төрендәгесендә яшәүчеләренең 27 һөнәри юнәлеш бирелде.