Кызганычка каршы, аутизмнан дәвалаучы курслар да, даруларда юк. Ләкин махсус дәресләр, баланың тәртибен анализлау алымы ярдәммендә аутизмның симптомнарын әзрәк җайларга мөмкин. Балалар белән шулай махсус шөгылләнү аларда җитешмәгән күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.
Мондый дәресләр даими рәвештә, югары дәрәҗәдә уздырылырга тиеш, һәм аларда педагоглар гына тугел, әти-әниләр дә актив катнашырга тиешләр. Әлеге алымны кулланганда бөтен күрсәтмәләрне дә төгәл үтәргә кирәк, чөнки бу метод фәнни эзләнүләргә таянган һәм стандартлардан тайпылышлар булырга тиеш түгел.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Апрель" үзәгендә әлеге алымның элементларын уңышлы кулланучы белгечләрнең берсе – тәрбияче Резидә Хананнова. Аның баланың тәртибен анализлау методын үз дәресләрендә куллануы нәтиҗәсендә, балалар җәмгыяттә җайлашу, аралашу өчен кирәкле күп кенә күнекмәләрне үзләштерәләр.