Кичә Казан шәһәре Киров районының эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
Эш эздәчеләргә 129 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 394 кеше катнашты, шуларның 23 эшкә урнашу өчен юллама алды. Чара барышында халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү законы, эшкә урнаштыру, уку һәм яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча 415 консультация күрсәтте.