18 апрель көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Метроэлектротранс» МУП катнашында махсуслаштырылган эш урыннары ярминкәсе узачак.
Очрашу барышында эш бирүчеләр вәкилләре эш шартлары, хезмәтчеләргә карата таләпләр турында сөйличәк, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Чара 09.00 сәгатьтә башлана һәм түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 102.