Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен «1нче номерлы икмәк заводында» экскурсия оештырдылар.
7 яшьтән 16 яшькә кадәр 8 балигъ булмаган балалар катнашкан чара эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырылды.