17 апрель көнне Казанның Совет районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада «Таттелеком» ГАҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «КазХимНИИ» АҖ һәм «Кичектергесез чакырулар хезмәте-112» кебек предприятиеләр һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре катнашачак.
Ярминкә үз эшен 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлый: Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.