Яшел Үзән психоневрологик интернатта әдәби чара узды

2018 елның 6 апреле, җомга

Яз җитү белән бөтен татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнә башлый. Милли шигърияткә нигез салган бу шәхес, татар әдәбиятын үстерү тарихына олы халык шагыйре буларак килеп керә. 2018 елның 6 апрелендә Яшел Үзән психоневрологик интернатының хәрәкәтләре чикләнелгәннәр бүлегендә, 30 социаль хезмәтләр алучылар катнашында, “Яз Тукай белән килә” исемле чара үткәрелде.

Шигърият бәйрәмендә катнашучылар рус һәм татар телендә шигырьләр укып, әкиятләр геройларын искә төшереп, “Тукайны беләсезме” бәйгесенең сорауларына җавап бирделәр. Китап һәм фотосурәтләр күргәзмәсе белән танышып, «Сударь һәм сударушка» вокаль ансамбленең җырларына кушылып җырладылар. Кечкенәдән үк таныш һәм күңелгә ятышлы булган «Туган тел» җыры җылы хисләр уятып, чараның официаль булмаган гимнына әверелде. Шулай ук тамашачы игътибарына «Г. Тукай – халык шагыйре” видеопрезентациясе һәм шагыйрьнең әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International