Питрәч комплекслы «Забота» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Валентина Киселева «Опасное погружение» һәм «Тайна едкого дыма» дигән видеороликлар күрсәтеп, кинотренинг уздырды.
Чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Фильм караганнан соң, катнашучылар әлеге тема буенча әңгәмә алып бардылар.