“Әйдәгез аралашырга” проекты кысаларында чара

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

“Әйдәгез аралашырга” проекты кысаларында кадет мәктәбендә укучы яшүсмерләрнең социаль җайлашу авырлыкларын җиңүгә һәм коммуникатив гадәтләрен үстерүгә юнәлтелгән мавыктыргыч һәм күәтләндергеч чара узды. Аны “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм баларага социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Е.Н. Шипилова үткәрде.

Чара барышында тренинг күнегүләре, балигъ булмаганнар белән әңгәмә, фотоколлаж ысуллары кулланылды. Укучыларның теләкләрен тыңлап, нәтиҗә ясаганнан соң, социаль педагог балаларга тәмле күчтәнәчләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International