3 апрель көнне Чистай шәһәренең “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшьләр Тубән Кама шәһәрендә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге паркта сәяхәт кылып кайттылар.
Сәяхәтне оештыручы социаль педагог Альбина Сираева Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерде. Шагыйрьнең үзе турында язып калдырган “Исемдә калганнар” әсәрен хәтердә яңартты.